Гомумйорт мөлкәтен карап тоту мәсьәләсе буенча

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамындагы 29 нчы йортта яшәүченең 5 катлы күпфатирлы йортның почмак подъездына керү урынында кыек түбәсе булмавы турындагы мөрәҗәгатен карады.

                 Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ Торак кодексы) 161 статьясындагы 1.1 өлешенә ярашлы рәвештә, күпфатирлы йортта биналар хуҗаларының гомуми милкен тиешенчә тоту Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры китереп, шул исәптән халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дә, гамәлгә ашырылырга тиеш һәм гражданнарның тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итәргә тиеш.

    Үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы күрсәткәнчә, йорт проектында почмак подъездына керү урынында кыек түбәсен урнаштыру каралмаган.      Аның булмавы әлеге йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниядә эшләүчеләрнең һәм йортта яшәүчеләрнең тормышына, бигрәк тә кышкы вакытта,  куркыныч тудыруын, әлеге йортның фасадына капиталь ремонт үткәрүнең якын арада планлаштырылмаган булуын исәпкә алып, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына  норматив актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм 11 нче почмак подъезды өстендә кыек түбәсен урнаштыру зарурлыгын карау мөмкинлеге турында кисәтү чыгарылды.

    Түбән Кама РТИ күрсәтмәсе буенча йортка хезмәт күрсәтүче оешма тарафыннан почмак подъезды өстендә кыек түбәсе урнаштырылган, бу хакта тиешле акт төзелгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International