Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүе турында

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бөгелмә районара торак инспекциясе Азнакай районы Актүбә бистәсенең Губкин урамындагы 54нче йортта яшәүченең фатирдагы кайнар суның чагыштырмача түбән температурасы буенча мөрәҗәгате буенча күчмә тикшерү үткәрде.

Контроль-күзәтчелек чарасы барышында мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатендә әйтелгән фактлар расланды. Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча, «Актүбә ш.т.п. ИК» ҖЧҖ вазыйфаи заты административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

БРТИ тарафыннан идарәче оешмага бирелгән күрсәтмә үтәлгән. Фатирдагы кайнар су температурасы норматив күрсәткечләргә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International