Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Воровский урамындагы 54 нче йортта яшәүченең гомумйорт милкен тоту кагыйдәләрен үтәмәү (гомуми файдалану урыннарында температура режимын бозу, керү ишекләрен җылыту) турындагы мөрәҗәгате каралды.
Инспекция визиты нәтиҗәсендә Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник файдалану кагыйдәләрен һәм нормаларын бозулар ачыкланды, атап әйткәндә: гомуми файдаланудагы урыннарда (подъездларда) һава температурасы нормага туры килми; ишек уемнарында булырга тиешле тутырмаларның төзексезлеге (кысалар периметры буенча тыгызлык булмавы, бушлык урыннарының артуы); подъездларда җылыту приборларының тигезсез җылытуы.
Идарәче оешма тарафыннан КФЙ гомуми мөлкәтен тиешенчә карап тоту бурычы үтәлмәгән, бу лицензия таләпләрен бозу һәм югарыда күрсәтелгән Торак фондын техник файдалану кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу таныклыгы булып тора.
«УЮТ-4» ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды. «Уют-4» ИК» ҖЧҖ адресына ачыкланган хокук бозулар буенча билгеләнгән тәртиптә күрсәтмәләр бирелде.
Күрсәтмәләрнең үтәлеше Инспекция контролендә кала.