Дәүләт пошлиналарын түләүгә кризиска каршы чараны озайту турында

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе хөкүмәте дәүләт пошлиналарын түләүгә кризиска каршы чараны озайтты.

2024 елның 1 гыйнварыннан 2029 елның 31 декабренә кадәр лицензия бирү турында гариза биргәндә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырырга ниятләүче юридик затларга, шәхси эшкуарларга (алга таба – лицензиягә дәгъва кылучы) дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 23 декабрендәге 2269 номерлы карары 2023 елның 28 декабрендә үз көченә керде).

Исегезгә төшерәбез, лицензиягә дәгъва кылучы Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru/), Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi.tatarstan.ru/) мәгълүмат системаларында юридик затның, шәхси эшкуарның шәхси кабинеты аша лицензия бирү турында гаризаны бары тик электрон документ формасында гына тапшыра ала.

Лицензия бирү турында гаризаны башка ысуллар белән тапшыру законнарда каралмаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International