Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча вазыйфаи затларны административ җаваплылыкка тарту

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәт шәһәр прокуратурасы тарафыннан тротуарларны, ишегалды территорияләрен һәм  хезмәт күрсәтелә  күпфатирлы йортларга илтә торган юлларны вакытында кардан һәм боздан чистарту, шулай ук барлык төрдәге түбәләрне, балконнарны, козырекларны кардан, боздан, кар һәм боз сөңгеләреннән чистарту өлешендә «№7 ТЭИ» ҖЧҖ, «Әлмәт» ИК» ҖЧҖ, «АЛСУ» ИК» ҖЧҖ, «№11 ТЭИ» ҖЧҖ, «ТЭИ-3» ҖЧҖ, «Альянс» ҖЧҖ, «Западная» ИК ҖЧҖ, «Первый поселок» ИК ҖЧҖ идарәче оешмаларына карата  тикшерү уздырылган.

Әлмәт шәһәр прокуроры тарафыннан идарәче оешмаларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгату турында 11 карар чыгарылган, алар ведомство карамагы буенча Әлмәт районара торак инспекциясенә (алга таба – ӘРТИ) җибәрелде.

Административ хокук бозулар турындагы эш материалларын карап тикшергәннән соң, «№7 ТЭИ» ҖЧҖ, «Әлмәт» ИК» ҖЧҖ, «АЛСУ» ИК» ҖЧҖ, «№11 ТЭИ» ҖЧҖ, «ТЭИ-3» ҖЧҖ, «Альянс» ҖЧҖ, «Западная» ИК ҖЧҖ, «Первый поселок» ИК ҖЧҖ идарәче оешмалары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру») гаепле дип танылды һәм административ җәзаларга дучар ителделәр.

Шулай ук ӘРТИ тарафыннан идарәче оешмалар адресына административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмәләр чыгарылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International