Махсус счет ачу таләпләренә туры килгән кредит оешмалары турында

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясе Торак кодексының 176 статьясының 2 өлеше нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән таләпләргә туры килгән Россия кредит оешмаларында махсус счет ачылырга мөмкин.

Россия Федерациясе Үзәк банкы квартал саен әлеге өлештә билгеләнгән таләпләргә туры килгән кредит оешмалары турында мәгълүматны "Интернет" челтәрендәге үзенең рәсми сайтында урнаштыра.

Үзәк банк тарафыннан урнаштырылган актуаль мәгълүматларга ярашлы рәвештә, 2023 елның 1 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә махсус счет ачу таләпләренә туры килгән 12 кредит оешмасы эшчәнлек алып бара:

  1. ЮниКредит Банк АҖ
  2. ГПБ банкы  (АҖ)
  3. «Совкомбанк» ГАҖ
  4. ВТБ банкы (ГАҖ)
  5. «АЛЬФА-БАНК» АҖ
  6. Сбербанк ГАҖ
  7. «МОСКОВСКИЙ КРЕДИТНЫЙ БАНК» ГАҖ
  8. «ФК Открытие» банкы ГАҖ
  9. «Банк ДОМ.РФ» АҖ
  10. «Промсвязьбанк» ГАҖ
  11. «Райффайзенбанк» АҖ
  12. «Россельхозбанк» АҖ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International