Гражданнарны консультацияләү турында

2023 елның 22 декабре, җомга

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 20 декабрендә Үзәк инспекторлык бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында яшәүчеләрне «Сезнең торак-коммуналь хуҗалыкта хокукларыгыз – аларны якларга өйрәнегез» темасы буенча консультацияләүдә катнашты. Гражданнарга идарә итү ысулын сайлау, идарәче оешма белән идарә итү шартнамәсен төзүгә һәм үтәүгә карата таләпләр, гомуми файдаланудагы урыннарны (подъездларны), йорт яны территориясен җыештыру эшләрен оештыру, подъездны ремонтлауга карата таләпләр турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International