Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәре, Автомобильчеләр урамындагы 4 нче күпфатирлы йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне тиешенчә күрсәтмәү, атап әйткәндә, фатирда кайнар су температурасы түбән булуы турында мөрәҗәгате каралды.
Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерү гариза бирүченең мөрәҗәгатендә әйтелгән фактларны раслады.
Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча, «Домуправ-3» ИК ҖЧҖнең юридик заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» 7.23 статьясы буенча административ штраф салып, административ җаваплылыкка тартылды.
Алабуга районара торак инспекциясенең «Домуправ-3» ИК ҖЧҖ карата бирелгән күрсәтмәсе үтәлгән, кайнар су белән тәэмин итүнең гидравлик режимын яхшырту буенча акт тапшырылды, фатирдагы кайнар су температурасы билгеләнгән куллану нормаларына туры китерелгән, җитешсезлек очрагы бетерелгән.