Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча күпфатирлы йортта торак булмаган бина хуҗасын административ җаваплылыкка тарту турында

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Чистай районара торак инспекциясе (алга таба – Чистай РТИ) гражданнар мөрәҗәгате буенча Нурлат шәһәр прокуратурасы белән уртак тикшерү чараларын үткәргәндә, Нурлат шәһәре, Ленинград урамы, 7а йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортның цоколь катында урнашкан торак булмаган бинаны үз белдеге белән үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру очрагын ачыклады: милекче торак булмаган бинада ишек уемнары белән бүлгеләр монтажлаган, бәдрәф һәм душ бүлмәсе төзегән, су белән тәэмин итү һәм су чистарту үткәргечләре куелган.

Җирле үзидарә органының күпфатирлы йортта торак булмаган бинаны үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру буенча эшләрне башкаруга рөхсәте юк.

Чистай РТИ тарафыннан торак булмаган бина хуҗасына карата уздырылган тикшерү чарасы нәтиҗәсендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Чистай РТИ карары белән торак булмаган бина хуҗасы административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Чистай РТИ тарафыннан, чаралар күрү өчен, күпфатирлы йортта торак булмаган бинаны үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру факты турында мәгълүмат җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International