Чистай районара торак инспекциясенә (алга таба – Чистай РТИ) Алексеевск штп., Есенин урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта ремонт эшләре үткәрелүе турында мәгълүмат килде.
Торак бинаны карап чыгу нәтиҗәсендә яңадан планлаштыру эшләренең башкарылуы ачыкланды: фатир эчендәге бүлгеләр, шулай ук тәрәзә уемы астындагы диварлар демонтаж ителгән. Җирле үзидарә органының торак бинаны үзгәртеп планлаштыру буенча эшләрне башкаруга рөхсәте юк.
Торак милекчесенә карата Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча үзирекле тәртиптә яңадан планлаштыруны башкарган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Чистай РТИ башлыгы карары белән торак урын хуҗасы административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Күпфатирлы йортта торак урынны проект хәленә китерү буенча чаралар күрү өчен, торак бинаны үзгәртеп планлаштыру факты турында мәгълүмат Чистай РТИ тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.