Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Ялчыгол урамындагы 6 нчы йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне сыйфатсыз күрсәтү һәм «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенең әлеге мәсьәләне хәл итүдә гамәл кылмавы турындагы мөрәҗәгате каралды.
Тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьтә китерелгән фактлар расланды: гариза бирүченең фатирындагы кайнар су температурасы норматив таләпләргә туры килми. Гариза бирүченең идарәче компаниягә күп тапкырлар мөрәҗәгать итүе ачыкланды, идарәче компания хокук бозуларны бетерү буенча кардиналь чаралар күрмәгән. Йортта яшәүченең шикаятьләре гариза бирүче расламаган килеш контрольдән алынган.
РФ Торак кодексының 161 ст. 1 п. нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү гражданнарның уңайлы һәм имин яшәү шартларын, күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешенчә карап тотуны, күрсәтелгән мөлкәттән файдалану мәсьәләләрен хәл итүне, шулай ук мондый йортта яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре һәм ачыкланган җитешсезлекләр буенча «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу» 7.23.3 статьясының 1 өлеше буенча Инспекция тарафыннан штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама РТИ тарафыннан «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ адресына бирелгән күрсәтмә буенча хокук бозулар бетерелгән, гариза бирүче фатирында кайнар су температурасы норматив күрсәтмәләргә туры китерелгән. Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне күрсәтеп җиткермәгән өчен 2982,39 сум күләмендә түләү киметеп исәпләнгән.