Күпфатирлы йортта торак булмаган бинаны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору турында

2023 елның 8 декабре, җомга

 Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Төзүчеләр проспекты буенча 44 нче йортта яшәүчеләрнең күпфатирлы йортның 1 нче катында урнашкан торак булмаган биналарны үзгәртеп планлаштыру буенча алып барылган эшләрнең законлылыгына карата мөрәҗәгате каралды.

     Инспекция үткәргән тикшерүләр буенча, торак булмаган биналарны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору буенча эшләр закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә рөхсәт алмыйча башкарылган. Бинада бүлгеләр демонтажланган, терәк диварларга тимәгәннәр.

           Россия Федерациясе Торак кодексының 26 статьясының 1, 2 өлешләре нигезендә күпфатирлы йортта биналарны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору җирле үзидарә органы белән килештереп үткәрелә.

    Күпфатирлы йортта бинаны үзирекле тәртиптә үзгәртеп коручы һәм (яки) үзгәртеп планлаштыручы кеше закон нигезендә каралган җаваплылыкны үз өстенә ала.

     Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча шәхси эшкуар Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 статьясы буенча 4000 сум күләмендә штраф салып, административ җаваплылыкка тартылды.

     Биналарны үзгәртеп планлаштыру буенча эшләрнең үтәлеше турында Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетына хәбәр ителде.

     Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән Төзүчеләр проспекты, 44 адресы буенча күпфатирлы йортта торак булмаган биналарны үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру эшләре килештерелгән.

     Карау нәтиҗәләре һәм кабул ителгән чаралар турында гариза бирүчеләргә билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International