Хокукый белемнәр мәктәбе дәресендә чыгыш ясау турында

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре кысаларында кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау формалары һәм ысуллары өлкәсендә хокукый мәгърифәтчелек эше алып барыла.

Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе 2023 елның 08 декабрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нигезлелеген тикшерү бүлеге башлыгы Камалова Алсу Фәиз кызы чараның «Без нәрсә өчен түлибез: ТКХ бәяләре һәм тарифлары ничек формалаша» темасы буенча спикерларның берсе буларак чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Камалова Алсу Фәиз кызы торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү тәртибе турында сөйләде, шулай ук тыңлаучыларны борчыган сорауларга, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларындагы исәпләүләр буенча, торак урынны, шул исәптән гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча хезмәтләр өчен түләүне исәпләү тәртибе турында, сыйфатсыз күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр очрагында түләүне киметеп исәпләтү һәм башка бик күп нәрсәләр турындагы сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International