Чистай районара торак инспекциясе (алга таба – Чистай РТИ) тарафыннан Чистай шәһәре, Циолковский урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшәүче гражданнарның панельара җөйләрнең төзек булмавы турындагы мөрәҗәгате каралды.
«Дом медиков» ИК ҖЧҖ идарәче оешмасына карата үткәрелгән контроль (күзәтчелек) чарасында гражданнар мөрәҗәгатендә күрсәтелгән фактлар расланганды: идарәче оешма тарафыннан панельләр арасындагы җөйләрне судан саклау һәм җылылык саклау тәэмин ителмәгән.
Чистай РТИ тикшерүе нәтиҗәсендә «Дом медиков» ҖЧҖ идарәче оешмасына карата күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды һәм административ хокук бозулар кылуга китергән шартларны һәм сәбәпләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Хокук бозуларны бетерү өчен Инспекция тарафыннан «Дом медиков» ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән эшләр башкарылган.