Азнакай һәм Баулы муниципаль районнарында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында.

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Азнакай һәм Баулы муниципаль районнарында торак фондын капиталь ремонтлау, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау региональ программасының кыска сроклы планына ярашлы рәвештә, 2023 елда үтәлгән.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында 27 күпфатирлы йортта (алга таба – КФЙ) эшләр башкарылган: фасадны ремонтлау һәм җылыту – 9 КФЙ, түбәне ремонтлау – 9 КФЙ, җылылык белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын ремонтлау – 6 КФЙ, салкын су белән тәэмин итү – 8 КФЙ, су чыгару – 13 КФЙ, кайнар су белән тәэмин итү системасын ремонтлау – 4 КФЙ, электр белән тәэмин итү – 10 КФЙ, подъездларны ремонтлау – 1 КФЙ.

Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан эшләрнең сыйфатын һәм үтәлеш срокларын, куркынычсызлык техникасын үтәүне контрольдә тоту буенча 87 (шул исәптән,  Азнакай районы буенча – 55, Баулы районы буенча – 32) тикшерү үткәрелде,  КС-2 формасы буенча башкарылган эшләр турында 124,475 млн.сумлык 101 акт кабул ителде.

Капиталь ремонт тәмамланган күпфатирлы йортны кабул итү актлары кабул итү комиссиясе тарафыннан имзаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International