Торак хезмәтләрен тиешенчә күрсәтмәү турында

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Алабуга районара торак инспекциясе Әгерҗе шәһәре, Максим Горький урамындагы 6 нчы номерлы күпфатирлы торак йортта торак бинасы хуҗасының дезинсекция буенча торак хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен бозуга кагылышлы мөрәҗәгатен карады.

Инспекция тикшерүе кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерү вакытында гомуми файдалану урыннарын карап тотуда санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килмәү факты ачыкланды.

«СМП-184» ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасына карата халыкны торак хезмәтләре белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен ачыкланган бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирелде.

Алабуга районара торак инспекциясенең «СМП-184» ИК» ҖЧҖ карата бирелгән күрсәтмәсе үтәлде, дезинсекция буенча башкарылган эшләр акты тапшырылды, бозу бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International