Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәренең Сөембикә урамындагы 26 нчы номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең торак милекчеләре реестрын бирмәү һәм «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ идарәче оешмасын административ җаваплылыкка тарту турындагы мөрәҗәгате каралды.
Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән документаль тикшерү нәтиҗәсендә «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан торак милекчеләренең актуаль реестры күчермәсен бирү срогы бозылу очрагы ачыкланды (РФ Торак кодексының 45 статьясының 3.1 өлеше).
Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ идарәче оешмасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм кисәтү рәвешендә административ җәзага тартылды.
«Жилкомфортсервис» ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан гариза бирүчегә милекчеләр реестрының күчермәсе бирелгән.