Кайнар су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан Зәй шәһәренең Төзүчеләр урамындагы 16 нчы йортта яшәүчеләрнең фатирлардагы температураның һәм кайнар су сыйфатының норматив таләпләргә туры килмәүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгате каралды.

        Коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән.

354 номерлы Кагыйдәләрнең 31 пункты нигезендә башкаручы кулланучыга коммуналь хезмәтләрне Россия Федерациясе законнары һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында нигезләмәне үз эченә алган шартнамә таләпләре нигезендә аның өчен кирәкле күләмдә һәм тиешле сыйфатта күрсәтергә тиеш.

        2023 елның 14 ноябрендә Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы нәтиҗәләре буенча, халыкның фатирларында кайнар су температурасы температура һәм сыйфат буенча норматив таләпләргә туры килми, су көрәнсу-сары төсмерле, үтәкүренмәле түгел.

Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча «Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу»  7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

        «Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» ҖЧҖ инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә 2023 елның 4 декабренә кдаәр ачыкланган бозуларны бетерү, кулланучыларны температурасы, составы һәм үзлекләре буенча норматив таләпләргә туры килгән кайнар су белән тәэмин итү йөкләнде.

Боерыкның үтәлеше контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International