Әлмәт районара торак инспекциясенә (алга таба – ӘРТИ) «Комфорт» ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба – ТКХ ДМС) мәгълүмат урнаштырылмавы турында гражданнар мөрәҗәгате килде.
ӘРТИ тарафыннан «Комфорт» ИК» ҖЧҖ карата мөрәҗәгатьне тикшерү барышында планнан тыш тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТКХ ДМС системасында мәгълүматны ачу өлешендә хокук бозулар ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә ӘРТИ «Комфорт «ИК» ҖЧҖ вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, эш материалы Җәмәгать судына җибәрелде. Суд кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарды. «Комфорт» ИК» ҖЧҖ карата бозуларны бетерү өчен ӘРТИ тарафыннан да күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән эшләр башкарылган.