Идарәче оешмалар ТКХ ДМС системасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча үз эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең торак законнары белән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында (ТКХ ДМС) мәгълүмат урнаштыруга карата таләпләр билгеләнгән.

          Әйтик, Россия Федерациясе Торак кодексының 161 статьясының 10 өлеше нигезендә идарәче оешма Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган мәгълүматны ачу стандартына ярашлы рәвештә оешманың үзе, аның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча күрсәтелә торган хезмәтләр һәм башкарыла торган эшләр, аларны күрсәтү һәм үтәү тәртибе һәм шартлары, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларга аларның бәясе, хаклары (тарифлары) турында мәгълүматтан ирекле файдалана алуны тәэмин итәргә тиеш.

           Күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар, күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы торак милекчеләре ширкәтләре, торак кооперативлары һәм башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативлары тарафыннан системада урнаштырылырга тиешле мәгълүмат Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының «Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр тарафыннан мәгълүматны урнаштыру составын, срокларын һәм вакытлычалыгын раслау турында» 29.02.2016 ел, № 74/114/пр боерыгында билгеләнгән.

          Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча идарәче оешмалар урнаштырган мәгълүматны анализлау нәтиҗәсендә, түләү документлары, торак фонды объектларының кадастр номерлары (биналар/бүлмәләр), оешмаларның банк реквизитлары, коммуналь ресурсларны исәпкә алуның индивидуаль приборлары турындагы мәгълүматларның тулы күләмдә урнаштырылмавы ачыкланды.

          Түбән Кама РТИ (алга таба – Инспекция) тарафыннан ачыкланган бозулар буенча идарәче оешмалар адресына норматив актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында кисәтүләр кертелде.

          Инспекция тарафыннан атна саен идарәче компанияләрнең ТКХ ДМС системасында җитешмәгән мәгълүматны урнаштыру эшенә мониторинг башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International