Аттестация комиссиясе утырышы

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә (алга таба – Инспекция) аттестация комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәте турындагы федераль закон нигезендә һәр хезмәткәргә карата өч елга бер тапкыр аттестацияләү  уздырыла.

Аттестацияләнүчеләр арасында районара торак инспекцияләре һәм Инспекция аппараты дәүләт хезмәткәрләре бар иде.

Аттестация комиссиясе бәяләве нәтиҗәләре буенча 5 хезмәткәр үзләре били торган вазыйфага туры килә дип танылды.

Дүрт хезмәткәр аттестация комиссиясе карары белән вазыйфаи үсеш тәртибендә кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Ел башыннан 27 хезмәткәр аттестация узган, шуларның 20се – биләгән вазыйфаларына туры килә, 7се – кадрлар резервына кертү өчен вазыйфа үсеше тәртибендә тәкъдим ителгән.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз! Аларга алга таба да профессиональ уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International