Фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә каршылык күрсәткән өчен административ җаваплылыкка тарту.

2023 елның 24 ноябре, җомга

Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортның хуҗасы фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр башкаруга кертмәү факты буенча административ хокук бозу турында эш каралды.

Административ хокук бозу турындагы эшне кузгату өчен сәбәп булып Чаллы шәһәренең «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖдән килгән мәгълүмат хезмәт итте. Күпфатирлы йорт хуҗасына фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкару өчен фатир эченә кертү мөмкинлеге бирү кирәклеге турында алдан ук хәбәр ителгән. Әмма кертү мөмкинлеге тудырылмаган, бу хакта акт төзелгән.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясының 3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә мондый эшләрне башкару турында хәбәр ителгән очракта, йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләрне башкару өчен махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен гражданнарга – бер меңнән ике мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – биш меңнән егерме меңгә кадәр административ штраф рәвешендә җаваплылык каралган, юридик затларга карата – кырык меңнән йөз мең сумга кадәр.

 Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан күрсәтелгән фатирның хуҗасына карата  административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, ул 1(бер) мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Билгеләнгән административ штраф тулы күләмдә түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International