Ванна бүлмәсен үзгәртеп кору – күршеләрдә кайнар су температурасының булмавына сәбәпче.

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Чаллы районара торак инспекциясе үткәргән тикшерү барышында фатир хуҗасының сөлге киптергечне каршы якка күчерүе ачыкланды. Шул ук вакытта, тиешле рөхсәт документлары рәсмиләштерелмәгән, шул исәптән үзгәртеп кору проекты да, нәтиҗәдә аскы фатирда кайнар суның норматив режимы бозылган.

Ачыкланган бозу буенча күпфатирлы йортта бина хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча административ эш  кузгатылды.

Административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәсендә милекче 2 000 сум күләмендә административ штрафка тартылды  .

   Күпфатирлы йортта бинаны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм (яисә) бинаны үзгәртеп планлаштыру өчен җаваплылык каралган, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше нигезендә гражданнарга – ике меңнән ике мең биш йөз сумга кадәр, вазыйфаи затларга – дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга кырык меңнән илле мең сумга кадәр штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International