Үзәк инспекторлек бүлеге Зеленодольск шәһәренең Новая урамы буенча урнашкан 12 нче йортта яшәүченең торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба – ТКХ ДМС) мәгълүмат урнаштыру таләпләрен үтәмәү турындагы мөрәҗәгатен карады. Үзәк инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән документаль тикшерү нәтиҗәсендә күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеге турындагы мәгълүматның тулы күләмдә урнаштырылмавы ачыкланды.
Җәмәгать суды карары белән «Жилкомплекс» ИК ҖЧҖ директоры кисәтү рәвешендә 13.19.2 статьяның 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, ачыкланган бозулар «Жилкомплекс» ИК ҖЧҖ тарафыннан бетерелгән, мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылган.