Халыкта цифрлы компетенцияләрне үстерү, республиканың барлык укучыларында информатика һәм цифрлы технологияләр белән кызыксынуны саклау максатларында ел саен «Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты үткәрелә.
2023 елның 10 ноябрендә «Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары - Хокук идарәсе башлыгы Саттаров Вәгыйз Сөләймән улы Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең «2 нче лицей» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 10 нчы сыйныфында «Мессенджерлар» темасына дәрес үткәрде.
Дәрес 1-11 сыйныф укучыларына юнәлдерелгән һәм укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, укучыларны онлайн-коммуникацияләрнең үзенчәлекләре, цифрлы этикетның төп принциплары, шулай ук, чат-ботлардан алып нейросетьләргә кадәр, мессенджерларда кулланыла торган технологияләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.