7.21 статьяның 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Алабуга районара торак инспекциясе Мамадыш районында, Зверосовхоз бистәсендә фатирны үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру турындагы мөрәҗәгатьне карады.

Планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсендә фатир хуҗасының бер бүлмәле фатирны үзгәртеп планлаштыруы ачыкланды, атап әйткәндә: тәрәзә блогы сүтелгән, аның урынына РФ Торак кодексының 25, 26, 28 статьялары таләпләрен һәм һәм РФ Төзелеш министрлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозып, гомумйорт стенасын рөхсәтсез сүтеп, янкормага чыгу өчен ишек уемы җиһазландырылган.

Фатир хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында  Россия Федерациясе  кодексының 7.21 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды.

Мәгълүмат,  торак урынны проект хәленә китерү буенча чаралар күрү өчен, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International