|
|
Лицензия алырга теләүчеләр һәм лицензиатлар игътибарына!
Идарәче оешмага лицензия алу өчен мәҗбүри шарт – вазыйфаи затның лицензиаты (юридик затның бердәнбер башкарма органы, юридик затның яки аның филиалының җитәкчесе яки күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы шәхси эшкуар), лицензия алу өчен квалификация аттестатына дәгъва кылучы заты булу. |
Аттестат алу өчен идарәче оешма җитәкчесе яки башка вазыйфаи зат квалификация имтиханын тапшыра (РФ ТК 202 ст. 2 өлеше).
Квалификация аттестаты аны алырга дәгъва итүче затка квалификация имтиханын тапшырган очракта бирелә. Квалификация аттестаты 5 еллык срокка бирелә.
Дәүләт торак күзәтчелеге органы квалификация аттестатлары бланкларын исәпкә алып бара. Алынмаган квалификация аттестатлары дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан алар әзерләнгән көннән алып 3 ел дәвамында саклана һәм күрсәтелгән срок тәмамланганнан соң акт буенча билгеләнгән тәртиптә юк ителергә тиеш.
Вазыйфаи затның закон белән билгеләнгән срокта квалификация аттестатын алмавы имтиханны 5 ел урынына 3 ел узгач кабат тапшыруга сәбәп була.