Үзәк инспекторлык бүлеге Зеленодольск шәһәренең Тиховнин урамындагы 1нче йортта яшәүченең фатир өстендә түбәдән су үтүгә кагылышлы мөрәҗәгатен карады. Йортның идарәчесе оешмасына берничә тапкыр мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирмәгән.
Үзәк инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан күчмә тикшерү вакытында РФ Дәүләт төзелешенең 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне тоту кагыйдәләрен бозулар ачыкланды; рулон материаллардан ясалган түбәнең төзексезлеге, лоджиянең эчке стенасының фатирның балкон плитәсенең өске өлешенә тоташуы урынының төзек булмавы, зал һәм кухня биналарының түшәме һәм стеналарында дымлану эзләре бар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йорт белән идарә итүче оешма директорына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары карары нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, идарәче оешма директоры 50000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
«Элисс» ҖЧҖ түбәдәге җитешсезлекләрне төзәтергә кушылды. Күрсәтмә үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.