Чистай районара торак инспекциясе Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнашты

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Чистай районара торак инспекциясе Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнашты.

Хәйрия акциясе халыкның социаль якланмаган катламнарына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук ятим балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне вакытлы басмалар белән тәэмин итү максатыннан үткәрелә. 

Чистай районара торак инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясе кысаларында 2024 елның 1 яртыеллыгына Чистай балалар йортына һәм «көмеш» яшьтәге ирле-хатынлы парга вакытлы басмаларга язылу рәсмиләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International