2023 елның 26 октябрендә Чистай районара торак инспекциясе торак-төзелеш кооперативлары (алга таба – ТТК) һәм торак милекчеләре ширкәтләре (алга таба – ТМШ) рәисләре белән «Чистопольгаз» ЭҖИ газ белән тәэмин итүче оешма вәкилләре катнашында йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга шартнамәләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде
«Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» федераль законның 2 һәм 3 статьяларына һәм Россия Федерациясенең Торак кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 18 мартындагы 71-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 71 номерлы федераль закон) 2023 елның 18 сентябреннән үз көченә керүе турында мәгълүмат җиткерелде.
2023 елның 18 мартындагы 71-ФЗ номерлы федераль закон белән «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» федераль законга һәм Россия Федерациясенең Торак кодексына газ белән тәэмин итүнең коммуналь хезмәтләрен күрсәтү тәртибенә кагылышлы үзгәрешләр кертелде
Закон нигезендә, ТТК яки ТМШ тарафыннан идарә итү эшчәнлеге алып барылган күпфатирлы йортта газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәте күрсәтелсә, идарәче оешма уставында махсуслаштырылган оешма белән йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт турында килешү төзү бурычы каралырга тиеш (әгәр мондый җиһазлар урнаштырылган булса).
Моннан тыш, Россия Федерациясенең Торак кодексы 157.3 статьясы белән тулыландырылды, аның нигезендә коммуналь газ белән тәэмин итү хезмәте күрсәтү шартлары беркетелә.
Аерым алганда, газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәте газ белән тәэмин итүче оешма тарафыннан күпфатирлы йортта йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны, күпфатирлы йортта фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне һәм әлеге Кодекста каралган тәртиптә торак йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне мәҗбүри гамәлгә ашыру шарты белән күрсәтелә.
Киңәшмәдә шулай ук «Чистопольгаз» ЭҖИнең ТТК һәм ТМШ белән йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга килешү төзү тәртибе һәм шартлары, йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт буенча хезмәт күрсәтүгә тариф формалаштыру мәсьәләләре тикшерелде.