Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләрнең «ПЖКХ-17» ҖЧҖ идарәче компаниясенең гомумйорт милкен тоту кагыйдәләрен бозуга кагылышлы коллектив мөрәҗәгате каралды.
Үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерү гариза бирүченең мөрәҗәгатендә язылган фактларны раслады. Тикшерү вакытында подвал бинасы канәгатьләнерлек хәлдә түгел иде: су баскан, чүп-чар тулган, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларының торба үткәргечләрендә җитәрлек күләмдә беркеткечләр юк, подвал бүлмәсе яктыртылмый.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган бозулар буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру») буенча штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
«ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә ачыкланган бозуларны бетерү, подвал бинасын тиешле хәлгә китерү турында күрсәтмә бирелде бирде.
Билгеләнгән эшләрне башкару Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә.