Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәренең Окружное шоссе урамындагы 37 нче номерлы күпфатирлы торак йортта кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен бозуга карата торак бинасы хуҗасының мөрәҗәгате каралды.
Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерү гариза бирүченең күрсәтелгән йорттагы бинасының су бүлү нокталарына бирелгән кайнар су температурасының туры килмәве фактын ачыклады.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен «Домуправ-3» ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты административ штраф салып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
«Домуправ-3» ИК ҖЧҖ адресына бирелгән Алабуга районара торак инспекциясе күрсәтмәсе үтәлгән.