«Первый поселок» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибен бозу турында

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

8 Март урамындагы 32 нче торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә, идарәче компаниянең мөрәҗәгатькә җавап бирмәве сәбәпле үткәрелгән Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы барышында ачыкланганча, мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелмәгән, бу факт Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында» 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карарының 36 пунктын бозу булып тора.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Первый поселок» ИК ҖЧҖ юридик заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм Әлмәт РТИ тарафыннан «Первый поселок» ИК ҖЧҖ карата чыгарылган күрсәтмә буенча башкаручы директорга карата кисәтү рәвешендә дисциплинар җаваплылык чарасы күрелде, мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International