2023-2024 еллар ягып җылыту чорына Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 1268 күпфатирлы йортны әзерләү таләп ителә иде, шушы йортларның 1147 – үзәктән җылытыла, 121– индивидуаль җылытыла.
Үзәкләштерелгән җылыту белән тәэмин ителгән барлык йортларга да йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын юдырту һәм һава кудырту актлары алынды. Вентиляция каналларының һәм төтен чыга торган юлларның эш торышын тикшерү актлары, торак йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары инспекцияләнә торган барлык торак фонды буенча да бар. Күпфатирлы йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлеген раслаучы документлар «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелде.
Күпфатирлы йортларны 2023-2024 еллар ягып җылыту сезонына әзерләүне контрольдә тоту барышында, Түбән Кама ТРИ тарафыннан күпфатирлы йортларга сайланма тикшерүләр үткәрелде. 129 КФЙ буенча гомумйорт милкен карап тотуда хокук бозулар ачыкланды. Ачыкланган хокук бозулар буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга гомумйорт милкен тоту буенча норматив документларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 41 кисәтү кертелде.
Планнан тыш тикшерүләр һәм инспекцион тикшерүләр үткәрү барышында ачыкланган төп бозулар: цокольнең штукатур һәм буяу катламының бөтенлеген бозу; йорт нигезләренең төзексезлеге; җылытуны һәм кайнар су белән тәэмин итүне исәпкә алуның гомумйорт приборлары коммерция исәбенә куелмаган; панельләр араларында җөйләрнең герметик булмавы; түбәдән су үтү; җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү торбаларының җылылык изоляциясе бөтенлеге бозылган.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль законның 56 статьясындагы 2 пунктына ярашлы рәвештә, кышкы шартларда күпфатирлы йортларны эксплуатацияләүгә бәйле мәсьәләләр буенча гражданнарның 15 мөрәҗәгате каралды (инспекция визиты, күчмә тикшерү, документаль тикшерү кысаларында).
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалар адресына:
- ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмәләр бирелде – 12;
- административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде – 5;
- гомуми суммасы 115 мең сумга административ штрафлар салынды.
Барлык күрсәтмәләр буенча бозулар бетерелгән.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары башкарма комитетлары тарафыннан 2023-2024 еллар ягып җылыту сезоны башлану һәм күпфатирлы йортларга җылылык җибәрү турында боерыклар чыгарылган.