Бөгелмә муниципаль районында торак фондына капиталь ремонт 94%ка башкарылган. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында 23 күпфатирлы йортта эшләр тәмамлана: фасадны ремонтлау һәм җылыту – 15 КФЙ, түбәне ремонтлау – 8 КФЙ, җылылык белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү, су чыгару, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык системаларын ремонтлау –13 КФЙ, кайнар су белән тәэмин итү системасын ремонтлау – 4 КФЙ.
Ремонт белән параллель рәвештә башкарылган эшләр дә кабул ителә, БРТИ тарафыннан бу көнгә КС-2 формасы буенча 146,7 млн.сумлык 67 акт кабул ителде.