2023 елгы капиталь ремонт программасы йортларын җылыту сезонына әзерләү турында

2023 елның 15 сентябре, җомга

2023-2024 җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының атналык утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Маряшев Вадим Ильич күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү барышы турында хәбәр итте.

13.09.2023 мәгълүматларына караганда, 36 муниципаль райондагы 474 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган, шуларның 381е ТР ДТИ тарафыннан кабул ителгән. 10 муниципаль районында капиталь ремонт программасына кертелгән 33 йортта эшләр башкару графигыннан артта кала һәм төгәлләнмәгән. ТР ДТИ тарафыннан түбәндәге сәбәпләр буенча йортлар кабул ителмәгән:

- башкарылган эшләрнең сыйфаты буенча искәрмәләр бар;

- асылмалы элемтә линияләре тәртипкә китерелмәгән;

- документлар буенча искәрмәләр бар;

-  эксплуатация буенча искәрмәләр бар.

Искәрмәләрне бетерү ТР ДТИ контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International