Социаль челтәрләрне мониторинглау кысаларында Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан гомуми файдаланудагы урыннарны, ягъни 65/13 торак йортның 1 нче номерлы подъездының баскыч коймаларын карап тотуда хокук бозулар ачыкланды. Мәгълүматны битараф булмаган милекче кичә Chelny_online паблигында урнаштырган. Инспекция ясаган йогынты нәтиҗәләре буенча 19 сентябрьдә койма торгызылган.
Милекчеләрнең исенә төшерәбез, торак яки коммуналь хезмәтнең сыйфаты бозылу факты ачыкланган очракта, бу хакта үз идарәче компаниясенең авария-диспетчерлык хезмәтенә язмача, телдән (телефон аша) хәбәр итәргә кирәк.