Бөгелмә районара торак инспекциясе (алга таба – БРТИ) тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Воровский урамындагы 60 нчы йортта яшәүчеләрнең күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен тиешенчә тотмау турындагы мөрәҗәгате каралды.
БРТИ үткәргән контроль-күзәтчелек чарасы барышында мөрәҗәгатьтә язылган фактлар расланды, кәрниз плитәсенең өлешчә җимерелүе ачыкланды. РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен, «ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып, күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
«ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә әлеге бозуны бетерү буенча чаралар күрергә кушылды.
Күрсәтмәнең үтәлеше Бөгелмә районара торак инспекциясе контролендә кала.