2023-2024 елларда торак фондын кышкы шартларда файдалануга әзерләгәндә Чистай районара торак инспекциясе (алга таба – Чистай РТИ) идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек итмичә уздырылган контрольлек чаралары кысаларында Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында гомуми мәйданы 360,2 мең квадрат метрлы 192 күпфатирлы йортка сайланма тикшерүләр уздырды, 87 күпфатирлы йорт буенча 141 бозу очрагы ачыкланды.
Күпфатирлы йортларда еш очрый торган бозуларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: йорт нигезендә үсемлекләр, ярыклар булуы; цоколь штукатуркасының урыны-урыны белән төзексезлеге (су агызучы торбалар янында), йортларның тышкы стеналарында урнашкан газ торбаларының буявы купкан; болдыр коймаларында кирпеч коймасының төзексезлеге.
Идарәче оешмаларга торак фондын 2023-2024 елгы җылыту сезонына әзерләгәндә торак законнарын бозуга юл куймау турында 10 кисәтү бирелде.
Идарәче оешмаларның барлык 10 кисәтүе дә үтәлде – кисәтүләрнең үтәлеше турында хәбәрләр Чистай РТИ адресына җибәрелде