Вентканаллар һәм төтен чыгару юлларының төзексезлеге.

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Баулы шәһәренең Пушкин урамындагы 45нче номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең гомуми милекне тиешенчә тотмау турындагы мөрәҗәгате каралды. 

         Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасында мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатендә язылган фактлар расланды, вентиляция һәм төтен чыгару  системасының төзек булмавы ачыкланды (кухняда һәм ванна бүлмәсендә һава тарттырылмый).

        Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Баулы шәһәре һәм Баулы районы» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. 

       «Баулы шәһәре һәм Баулы районы» ИК ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә вентиляция системасының төзексезлеген бетерү буенча чаралар күрергә кушылды.

          Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International