Аксубай штп. капиталь ремонт программасы буенча эшләрне төгәлләү турында

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елда Аксубай штп. капиталь ремонт программасына 5 күпфатирлы йорт кертелгән:

- Аксубай штп., Мазилин урамы, 13 – фасадны җылыту;

- Аксубай штп., Мазилин урамы, 14 – фасадны җылыту;

- Аксубай штп., Мазилин урамы, 19 – фасадны җылыту;

- Аксубай штп., Мазилин урамы, 20 – түбәне ремонтлау;

- Аксубай штп., Октябрь урамы, 23 – подвал бүлмәсен ремонтлау.

Барлык йортларда да «РАЙТ төзелеш компаниясе»  ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан эшләр тәмамланган.

Күрсәтелгән йортларда башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең бәясе 10 928, 668 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International