2023-2024 еллар ягып җылыту сезонына күпфатирлы йортларны әзерләүне контрольдә тоту кысаларында Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – ТКРТИ) тарафыннан юридик зат белән үзара бәйләнешсез рәвештә үткәрелгән контроль (күзәтчелек) чаралары барышында Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты буенча 8, 8б йортларда гомумйорт милкен карап тотуда бозулар ачыкланды, атап әйткәндә: керү төркеменең ишек төбе төзек түгел, йортларның цоколь катында штукатур һәм тышлау өлеше бозылган.
ТКРТИ тарафыннан «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына кертелгән норматив документларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү буенча хокук бозулар бетерелгән.