Юридик затны планлы тикшерү турында

2023 елның 8 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килешенгән 2023 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама районара торак инспекциясе «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен (Түбән Кама шәһәре) планлы тикшерде.

           Идарәдә булган 19 күпфатирлы йортны сайлап тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозулар ачыкланды, атап әйткәндә: подвал бүлмәләренең, чүп кабул итү камераларының тиешенчә булмаган санитар торышы, түбә, йортта электр белән тәэмин итүнең гомуми системасы бозылу, подвал һәм чорма бүлмәләренең чүп-чар белән чүпләнүе һ.б.

          «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелегене арттыру турында» 23.11.2009 ел, №261-ФЗ Федераль законны бозып, күпфатирлы йортларның кайберләрендә коммуналь ресурсларны коммерцияле исәпкә алу тәэмин ителмәгән, чөнки йортның гомуми исәпкә алу приборлары төзек түгел, тикшерү сроклары тәмамланган.

           Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше («Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру») буенча, 125 000 сум күләмендә штраф салынып һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 статьясындагы 4 өлеше буенча («Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарны бозу») 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

          Ачыкланган барлык җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International