Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 29.05.2023 ел, № 859 карар кабул ителде, ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм тотканда куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләсенә кагыла.
2023 елның 1 сентябреннән башлап ТР ДТИ йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшчәнлек алып баручы махсуслаштырылган оешмаларны, шулай ук төтен һәм вентиляция каналларының торышын һәм эшләвен тикшерү буенча эшчәнлек алып баручы оешмаларны күзәтчелектә тота.
Шул ук вакытта күзәтчелек предметы булып контрольдә тотылган затларның йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүгә һәм техник хезмәт күрсәтүгә мәҗбүри таләпләрне, шулай ук күпфатирлы йортта гомуми милеккә караган вентиляция һәм төтен каналларын тотуга таләпләрне үтәве дә тора.
Яңа лицензия таләбе өстәлгән: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан файдаланганда һәм тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында" 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелгәндә йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан файдаланганда һәм тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренең 11 пунктының "а" пунтчасында һәм 12 пунктында каралган таләпләр үтәлеше. Әлеге лицензия таләбен бозу тупас бозуларга кертелгән.
Шулай ук күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешенчә тоту өчен кирәкле хезмәтләр һәм эшләрнең минималь исемлеге күпфатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналларын тиешенчә тоту максатыннан башкарыла торган эшләрне үз эченә ала.