Үзәк инспекторлык бүлеге Кукмара шәһәрендә фатирны үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру турындагы мөрәҗәгатьне карады.
Планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсендә фатир хуҗасының Кукмара шәһәрендәге күпфатирлы йортның беренче катындагы торак бинаны рөхсәт документларыннан башка үзирекле рәвештә үзгәртеп кору билгеләнде, шул рәвешле РФ Торак кодексының 25, 26, 28 статьялары һәм РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Техник эксплуатация кагыйдәләре һәм нормалары бозылган.
Фатир хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.21 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды.
Мәгълүмат, торак бинаны проект хәленә китерү буенча чаралар күрү өчен, Кукмара муниципаль районы башкарма комитетына җибәрелде.