Йорт яны территориясен тиешенчә карап тотмау

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәренең Разведчиклар урамындагы 37 нче номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең торак йортның йорт яны территориясенең тиешле булмаган санитар торышына карата мөрәҗәгате каралды, атап әйткәндә: газонда (яшел зона) эре габаритлы чүп-чар һәм коры ботаклар бар, үлән чабылмаган.

Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерү гариза бирүченең мөрәҗәгатендә әйтелгән фактларны раслады.

 Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча «ЧАЛЛЫ» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты административ штраф салып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан «ЧАЛЛЫ» ИК ҖЧҖ адресына бирелгән күрсәтмә буенча йорт яны территориясе тиешле санитар хәлгә китерелгән, бозулар бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International