«Сыналган бизнес» интернет-порталы турында

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында «Сыналган бизнес» (provbiz.ru) интернет-порталы (алга таба – портал, сайт) эшли, ул 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән булдырылган.

Порталда контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләргә җентекле аңлатмалар бирә, типик хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша. Шуның аркасында бүген сайтта provbiz.ru эшкуарлар өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы: якынча 1 350 типик бозу очрагы һәм аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда барлыкка килгән тормыш хәлләре буенча 1 300дән артык сорау-җавап тупланган.

Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан административ басымны киметү максатыннан порталда «Кире элемтә модуле» (алга таба – сораштыру) интерактив сервисы эшли, ул үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска анкета булып тора.

Алынган кире элемтә инспекторның визитыннан бизнесның канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерүләр һәм профилактик барышында күзәтчелек (контрольлек) органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозу очракларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Кире элемтә алуның әлеге механизмы контроль (күзәтчелек) һәм профилактик чаралар оештырганда контрольлек оештыруның үтә күренмәле кагыйдәләрен билгеләү максатларында эшкуарларның хокукларын яклау дәрәҗәсен тәэмин итәчәк. Сораштыру белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин:  https://provbiz.ru/interview.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International