Чистай шәһәрендә «Малоречинская» торак милекчеләре ширкәте әгъзалары белән очрашу

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

2023 елның 19 августында Чистай РТИ җитәкчесе Чистай шәһәрендә «Малоречинская» ТМШ әгъзалары белән очрашу үткәрде.

Очрашуда капиталь ремонт фондын формалаштыру, торак өчен түләү структурасы һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре тикшерелде.

Катнашучыларның игътибары Россия Федерациясе Торак кодексы белән билгеләнгән торак урын өчен түләү структурасына юнәлтелде, күпфатирлы йортта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләгәндә закон таләпләрен үтәү зарурлыгы турында аңлатмалар бирелде, чөнки «Малоречинская» торак милекчеләре ширкәте, агентларны җәлеп итмичә, мондый түләүне мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыра. Шулай ук «Малореченская» ТМШ «Татэнергосбыт» АҖ белән торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләү буенча эшләр башкаруга агентлык килешүе төзергә тәкъдим ителде.

Очрашуда Россия Федерациясе Торак кодексында билгеләнгән капиталь ремонт фондын формалаштыру ысуллары күрсәтелде, төбәк операторы счетында капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулының үзенчәлекләре һәм махсус счетта капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулы турында аңлатмалар бирелде.

Катнашучыларга күпфатирлы йорт белән идарә итүгә бәйле кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International