Чаллы районара торак инспекциясе адресына Ш.Усманов урамындагы 2 нче номерлы КФЙ урнашкан фатир хуҗасының мөрәҗәгате килде, ул подвал бинасын системалы рәвештә су басу турында хәбәр итә иде. Идарәче компаниягә күп тапкырлар мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирмәгән. Бу хәл исә гариза бирүчене инспекциягә мөрәҗәгать итәргә этәргән.
Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында инспектор канализация үткәргечләре тыгылып калганнан соң подвал бүлгеләрен канализация агынтылары белән су басуын ачыклады.
Гомумйорт милкен карап тотуда һәм эксплуатацияләүдә җибәрелгән бозулар өчен «Электротехников» ҖЧҖ вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмә бирелде