Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау программасы турында

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда (алга таба – КФЙ) гомуми милекне капиталь ремонтлауның региональ программасының расланган кыска сроклы планына ярашлы рәвештә, Түбән Кама муниципаль районында капиталь ремонт  гомуми суммасы 569 165 200 сум булган 133 эш төре буенча 84 күпфатирлы йортта каралган. Капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Түбән Кама РТИ) тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре Түбән Кама РТИ тарафыннан килештерелде.  2023 елда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруда 5 подряд оешмасы катнаша, болар:  "СТК "Алтай" ҖЧҖ, "ЭЛЕМЕНТ КА" ҖЧҖ, "НКС" ҖЧҖ, "ЛифтСтройКомпания" ҖЧҖ,  "ГазПромСтрой" ҖЧҖ.

Йортларны җылыту сезонына әзерләү белән бәйле сезонлы характердагы эшләр планлаштырылган: җылылык белән тәэмин итү системасын алыштыру - 23 КФЙ, түбәне ремонтлау - 20 КФЙ, фасадны ремонтлау - 15 КФЙ, фасадны җылыту - 7 КФЙ, көйләү узелларын урнаштыру - 15 КФЙ.

23.08.2023 көненә булган мәгълүматларга караганда, «Торак фонды мониторингы» ДМС белешмәләре буенча, капиталь ремонт объектларында төзү-монтажлау эшләренең гомуми үтәлеше – 92%, сезонлы эшләр – 95% тәшкил итә. Капиталь ремонт 31 КФЙ тәмамланган, гамәлгә кертү актлары 14 КФЙ буенча Түбән Кама РТИ тарафыннан имзаланды, калганнары шартлы рәвештә кабул ителде.

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу вакытын, куркынычсызлык техникасын үтәүне контрольдә тоту буенча 307 тикшерү үткәрелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе адресына 4 профилактик хат җибәрелде.

Түбән Кама РТИ тарафыннан КС-2 формасы буенча  322 218 091,5 сумлык башкарылган эшләр турында 122 акт кабул ителде, бу төзү-монтажлау эшләре лимитының 57 процентын тәшкил итә.

15.08.2023 көненә КФЙ капиталь ремонтлауны бозу куркынычы тудырган эшләрнең җитештерү графигыннан артта калулар юк.

Расланган графикларга ярашлы рәвештә, сезонлы характердагы эшләр, җылылык белән тәэмин итү системасы, түбә, фасадларны 15.09.2023 көненә тәмамлау планлаштырыла, калган эш төрләре буенча тәмамлау вакыты – 01.10.2023.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International